Татарстанда яшәүчеләр ТКХка кагылышлы сорауларны тематик кабул итү атнасында бирә алачаклар

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе
Торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 1 марттан 5 мартка кадәр узачак. Тематик кабул итүләр һәм Инстаграмның туры эфирларында -Opriemnaya116 региональ иҗтимагый кабул итү аккуантында, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе, Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты һәм ТКХ комитеты, шулай ук «Парклар һәм скверлар дирекциясе» МБУ һәм ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль милли үзәге җитәкчеләре белән берлектә катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу башланды. Мөрәҗәгатьне һәм өстәмә мәгълүматны 8 843 238 1000 телефоны буенча калдырырга һәм ачыкларга мөмкин. Сорауларны WhatsApp (8-987-205-00-63), 8-800-201-16-00 телефоны буенча («минем депутат» порталы) һәм электрон почтага җибәрергә дә мөмкин op@tatarstan.er.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International