Зәйдә атказанган спорт мастеры Ф. П. Симашев призына чаңгы ярышлары буенча Бөтенроссия ярышлары уза

2021 елның 26 феврале, җомга

24-28 февральдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары уза. 25 февральдә ярышларны ачу тантанасы булды, анда район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, аның урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич, район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе эшләре идарәчесе Блохин Денис Анатольевич катнашты. Беренче ярыш көне нәтиҗәләре буенча кызлар арасында 5 км га ирекле стиль белән индивидуаль узышта 1 урынны Федюшина Диана (Татарстан Республикасы), 2 урынны - Тикинева Валентина (Чуашия Республикасы), 3 урынны - Халакныш Ирина (Новосибирск өлкәсе) яулады. Ирекле стиль белән 10 км дистанциядә егетләр арасында 1 урынны Мокиенко Данил (Свердловск өлкәсе), 2 урын - Плотников Даниил (Свердловск өлкәсе), 3 урын-Злобин Савелий (Свердловск өлкәсе) алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International