Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Утырышта шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин, ЮХИДИ идарәсенең Зәй филиалы башлыгы В. В. Иванов, яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Р. Ф. Гомәрова, Аксар авыл җирлеге башлыгы Ю. И. Гыйльманов чыгышлары тыңланды. Көн тәртибе буенча 5 мәсьәлә каралды. Гыйнвар аенда район территориясендә матди зыян белән 51 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 2сендә зыян күрүчеләр һәм яраланучылар да бар. 2021 елның агымдагы чорында транспорт чаралары белән идарә итүчеләр гаебе белән 1 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре ел башыннан бирле исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүнең 20 очрагын ачыклаган, аларның 5се кабат административ җаваплылыкка тартылган. Нәтиҗә ясап, Эмиль Галиев утырышта катнашучыларны юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча уртак нәтиҗәле эшләргә чакырды. Уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен районның барлык структураларына бергәләп эшләргә: балалар бакчасыннан башлап юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү, мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар белән профилактик эш алып барырга, ата-аналар белән хезмәттәшлекне тагын да активлаштырырга кирәклеген, куркыныч юл участокларының аерым игътибар үзәгендә булырга тиешлеген ассызыклады.