Бүген китапханәдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Безнең Ватанны саклаучылар» дип исемләнгән патриотик библиокешинг булып узды, анда 3 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Уен алдыннан балаларга библиокешинг, аның максаты һәм кагыйдәләре турында сөйләделәр. Аларга 6 юл узарга туры килде һәм бу вакытта үзләренең әдәбият, тарих, рәсем сәнгате буенча белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге дә туды Соңыннан алар татлы призлар таптылар, бу исә аларның кәефен тагын да күтәрде.