Барлык халыклар да дус һәм тату яшәргә омтыла. Безнең милли мәдәниятләребез бай һәм төрле. Бүген туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 2 «Б» сыйныф укучылары өчен, «Бердәмлектә - безнең көч» дип исемләнгән мәгълүмати - танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар белән бергә хезмәткәрләр үткәннәрне барладылар, Россия, Татарстан, Башкортстан, Чуашстан бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Балалар рәхәтләнеп Идел буе халыклары уеннарын уйнадылар. Бу халыклар бер-берсе белән үзара хезмәттәшлек итеп, мәдәниятебезне тагын да баета, Россия бердәмлеген һәм көчен арттыра.