Зәйдә Икътисади совет утырышы узды

2021 елның 26 феврале, җомга

Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. «Зәй район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Исламов Фоат Габбас улы, 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган перспектив планнар белән таныштырды. Зәй районы ветеринария хезмәте эше терлекчелекнең тотрыклы иминлеген тәэмин итүгә, хайваннарның  йогышлы авыруларын булдырмауга, район территориясен инфекциядән саклауга, куркынычсыз продукция чыгаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Фоат Габбасович үзенең чыгышында 2020 ел пандемия белән бәйле катлаулы булды,- дип билгеләп үтте. Ветеринария хезмәте мондый хәлләргә һәрвакыт әзер. Көндезге һәм төнге сәгатьләрдә район һәм шәһәр территорияләренә, шулай ук учреждениеләр, оешмалар һәм сайлау участокларына күп тапкырлар дезинфекция ясалды. 2021 елга оешма үз алдына түбәндәге бурычларны куйды: пландагы барлык чараларны вакытында үтәү; терлекчелек продуктларының иминлеген тәэмин итү; халык сәламәтлеген кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән саклау. Икътисади совет утырышына Р.Г. Кәримов йомгак ясады, коллектив эшенә уңай бәя бирде һәм тиешле тәкъдимнәрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International