Бүген Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Күңел халәтем шигъри юлларда» дип исемләнгән иҗади батл узды. Анда районыбызның каләм тибрәтүчеләре, ике командага бүленеп, үзара көч сынашты. Нәрсә соң ул батл? Асылда, батл-үз рейтингыңны арттыру һәм көндәшләреңнән өстенлегеңне күрсәтү максатыннан үткәрелә торган нинди дә булса иҗади юнәлештәге ярышлар. Иҗади батл берничә өлештән торды. Беренче уенда катнашучылар жюри хөкеменә үзләре язган шигырьне тәкъдим итте. Жюри әгъзалары әлеге биремдә авторларның башкару манерасын, ритм, рифма һәм тел байлыгын бәяләде. "Шигырь яздым утырып" бәйгесендә конкурсантлар кыска гына вакыт эчендә туган як турында дүртъюллык язарга тиешләр иде. Әлеге биремдә дә алар сынатмады, һәр команда югары балл белән бәяләнде. “Өзелгән шигырь” конкурсында уенда катнашучыларга берничә сүзе генә билгеле булган танылган шигырьне дәвам итеп, язып бетерергә кирәк иде. “Әкияттә кунакта” бәйгесендә язу осталыгы гына түгел, ә актерлык осталыгы да исәпкә алынды. Командалар биремнәргә әзерләнгән арада, тамашачылар белән «Мәкальне дәвам ит», «Шигырьне җый» һ.б. интеллектуаль уеннар уйнатылды. Музыкаль тәнәфес вакытында Ф. Миннекәев, Ф. Гыйниятова тамашачыларны үзләренең матур, моңлы җырлары белән сөендерделәр. Конкурслар нәтиҗәләре буенча жюри катнашучыларның иҗатын, аларның шигърияткә булган мәхәббәтен, белемен һәм командада эшли белүләрен билгеләп үтте. Иҗади батлда катнашучыларга бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.