Бүген Казан кооператив институты базасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге советы рәисе Дмитрий Львович Зубов катнашында Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең хисап җыелышы узды. Җыелыш эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, «Зәй кооператоры» идарәсе рәисе Анатолий Аркадьевич Шалафаев, «Зәй» агросәнәгать паркы җитәкчесе Руслан Галимхан улы Рәхимҗанов составындагы Зәй делегациясе катнашты. Җыелышта Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрдановның 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга куелган бурычлар турында хисап доклады тыңланды. Зәй муниципаль районында кулланучылар кооперативын үстерү турындагы нотык белән район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында җыелышта катнашучыларны «Зәй» агросәнәгать комплексы эше белән таныштырды, аның әкренләп үсеш алуын һәм рентабельлеккә чыга баруын билгеләп үтте. Комплекс 4 юнәлешне берләштерә - сәүдә (17%), җитештерү (13%), әзерләү (69%), җәмәгать туклануы (1%). 2020 елда гомуми саны 115 кеше булган бу оешмада эшчәнлек күләме 402 млн.сум тәшкил итте, бу узган ел күрсәткечләреннән 23% ка күбрәк. Җыелышта агымдагы елга төп бурычлар куелды, стратегик максатлар билгеләнде: кулланучылар кооперациясе статусына туры килә торган икътисадый үсеш дәрәҗәсенә ирешү, азык әзерләү пунктлары челтәрен киңәйтү юлы белән әзерләү күләмен арттыру, кулланучылар җәмгыятьләренең һәм кооперативларының ролен арттыру; товар әйләнеше һәм хезмәт күрсәтү күләмнәрен арттыру, расланган социаль стандартлар нигезендә хезмәт күрсәтүнең сыйфатлы параметрларын тәэмин итү, кулланучылар кооперациясе системасында күпләп сату звеносын ныгыту буенча оештыру һәм икътисадый чаралар комплексын кабул итү; халыкка киң спектрлы хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшчәнлекнең яңа төрләрен үстерү, авыл халкына хезмәт күрсәтүдә алдынгы позицияләрне саклап калу һәм башкалар.