Зәйдә пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләр белән очрашулар дәвам итә

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе
2021 елның 24 февралендә Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Ләйсән Баһаутдинова иминиятләнгән затларның пенсия хокукларын бәяләү төркеме җитәкчесе Юлия Леонтьева белән берлектә "Зәй шикәре" агрофирмасының пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Пенсия реформасына бәйле законнардагы үзгәрешләр һәм пенсия яшенә кадәрге хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү буенча гражданнарга консультация бирелде. Чара "түгәрәк өстәл" режимында узды. Очрашуда 26 пенсионер катнашты. «Пенсия алды яшендәге кешеләр өчен түбәндәге ташламалар һәм гарантияләр каралган: ел саен диспансеризация узу өчен эш урыны буенча ике түләүле көнгә хокук, эшсезлек буенча озак вакыт эчендә пособие алу, халык мәшгульлеге үзәге юнәлеше буенча яңадан укыту һәм квалификация күтәрү, милек һәм җир салымнары буенча ташламаларны саклау, эш бирүченең пенсия яше аркасында эшкә алудан баш тартуы яки эштән азат ителүе өчен җинаять җаваплылыгы", - дип сөйләде Ләйсән Баһаветдинова. Юлия Леонтьева очрашуда катнашучыларга яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә чыгуның актуаль мәсьәләсе буенча консультацияләр бирде. Чара ахырында барлык катнашучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм рәхмәтләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International