Зәйдә законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеген ачыклау буенча рейд үткәрелде

2021 елның 26 феврале, җомга
25 февральдә район Башкарма комитетының мобиль төркеме тарафыннан Сәрәпәле, Поручик, Воздвиженка торак пунктларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе куйган таләпләрнең үтәлешен тикшерү буенча рейд үткәрелде. 26 февральдә район Башкарма комитетының мобиль төркеме, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре белән берлектә, законсыз эшмәкәрлек алып баруны ачыклау һәм транспорт чараларында, шул исәптән такси хезмәтен дә кертеп, пассажирлар һәм багаж йөрткәндә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе куйган таләпләрнең үтәлешен, атап әйткәндә, машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның сулыш органнарын (маска, респираторлар) шәхси саклау чараларын куллануын тикшерү буенча рейд үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International