ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе
2021 ел Зәй муниципаль районында Туган як елы дип игълан ителде. Татарстанда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уза.

Китап уку кызык. Ә кычкырып уку – икеләтә файдалы! 2010 елдан башлап ел саен мартның беренче чәршәмбесендә «Бөтендөнья кычкырып китап уку» акциясе үткәрелә.

“Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте “Без төрле, әмма без бердәм!” балалар иҗаты республика фестивале кысаларында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үзенчәлекле бәйге игълан итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә киткән чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуны игълан итә.
3 мартта «Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык-2021» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры гала-концерты узды. Фестиваль «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләре буенча уза.
3 март көнне Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Экспертлар советының быел беренче утырышы узды. Эшмәкәрлек эшчәнлеге оештыру һәм алга таба финанс ярдәме алу өчен эшсез гражданнар Эксперт советы әгъзаларына үз бизнес-планнарын тәкъдим иттеләр. Комиссия дүрт гражданның бизнес-планын карады, өч проектны гына хуплады. Салым органнарында теркәлгәннән соң претендентлар 145100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен ала алачаклар.

3
март, 2021 ел
чәршәмбе
Бүген Зәй туган якны өйрәнү музеенда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашевның туган көненә багышланган «Чемпион мирасы» дип исемләнгән тематик очрашу узды.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмил Галиев рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча район комиссиясе утырышы узды.
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы Советы һәм Зәй шәһәре Советының уртак утырышы узды.

Бүген С.Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә район җитәкчелеге «Heads group» архитекторлар командасы белән, Зәй шәһәренең Яшьләр скверын үстерү проекты өстендә эшләү буенча очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International