Зәйдә район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы Советы һәм Зәй шәһәре Советының уртак утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән иде. Анда мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р. Р. Шәйхиев, Зәй шәһәре прокуроры урынбасары И. П. Якупова, район Советы депутаты, район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе рәисе И. Р. Вәлиев, шәһәр Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе рәисе А. Р. Ларина, шәһәр башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина, башкарма комитетның баш белгече С. Н. Веселов, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Р. Р. Исламоваларның чыгышы тыңланды. Район һәм шәһәр депутатлары тарафыннан муниципаль милектәге күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп торуга кагылышлы, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, аларны аренда түләүләреннән азат итү яисә аренда түләүләрен кичектереп тору чаралары турында, территориаль иҗтимагый үзидарә чикләрен билгеләү, район территориясендә җир эшләрен башкару, шәһәр территориясендә яшел үсентеләр кисү тәртибе, Зәй шәһәре муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре турындагы нигезләмәне раслау турындагы мәсьәләләр һәм Зәй шәһәре прокуратурасының районда һәм шәһәрдә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә турындагы протестлар каралды. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча да карарлар кабул иттеләр. Утырышка шәһәр һәм район Советы рәисе, муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International