5 март көнне шәһәр мәдәният йортының тамаша залында «Сөйкемле хатын-кызлар өчен» дигән бәйрәм программасы үтте.
Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар! Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яз башында без күңел җылысына бай матурлык бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу көн һәрвакыт мәхәббәт, хыял һәм өметне гәүдәләндерә. Хатын-кызларыбыз эшләмәгән бер тармак та юк, алар һәрвакыт уңышка ирешә, шул ук вакытта мөлаем, ягымлы, сөйкемле булып кала беләләр.
Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган - "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" республика конкурсы үтте.
8 Март алдыннан Үзәк китапханәдә "Өмет" клубы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзалары өчен «Гүзәл сез, җир хатын-кызлары!» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.