Зәйдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча район комиссиясе утырышы узды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бүген хакимият бинасының зур залында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмил Галиев рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча район комиссиясе утырышы узды. Утырыш барышында комиссиядә катнашучылар район территориясендә язгы ташуларга дучар булган урыннарны ачыкладылар һәм су басуларны булдырмау өчен күрелгән чаралар турында фикер алыштылар. Комиссия карары белән гамәлләр планы расланды. Предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә язгы ташуга каршы комиссияләр төзергә һәм язгы ташу чорына әзерлек буенча чаралар үткәрергә кирәклеге искәртелде. Территорияләрне караучы оешмаларга, торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәткәрләренә кар чистарту һәм чыгару, су үткәрү торбаларын пычрактан, кардан һәм боздан чистарту эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга, халыкны су белән тәэмин итүче оешмаларга корылмаларда су әзерләү һәм су чистарту технологиясен  төгәл үтәргә кушылды. Авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендә язгы ташу куркынычы булган урыннарны ачыклау һәм мониторинглау, су белән тәэмин итү юлларын даими чистартуны оештыру буенча чаралар үткәрү йөкләнде. Шулай ук язгы чорда халыкны ашыгыч профилактикалау өчен кирәкле дару препаратлары запасын булдыруның, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү системаларына санитария-эпидемиологик күзәтчелекне көчәйтү, район учреждениеләрендә йогышлы авырулар барлыкка килүне кисәтү буенча эшләрнең мөһимлеген ассызыкладылар. Ветеринария хезмәтенә хайваннарга котыру авыруына каршы вакцинация үткәрү эшен оештыру йөкләнде. Шулай ук Буре-Сарай, Иске Тәкмәк, Аксар авыл җирлегендәге торак пунктларда вакытлыча су постлары оештыру, Поповка авыл җирлегенең автомобиль юлы үтә торган күпер астында торба үткәргечен кардан чистарту кирәклеге ассызыкланды. Утырышка нәтиҗә ясап, Эмиль Галеев тагын бер кат язгы ташу куркынычы булган объектларны даими контрольдә тотуның мөһимлеген ассызыклады һәм җаваплы затларны гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча алдан чаралар күрергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International