Зәйдә «Чемпион мирасы» дип исемләнгән тематик очрашу узды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бүген Зәй туган якны өйрәнү музеенда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашевның туган көненә багышланган «Чемпион мирасы» дип исемләнгән тематик очрашу узды. Чараның мәртәбәле кунаклары - Федор Петровичның кызы Юлия Федоровна һәм кызы Мария һәм оныгы Зоя булды. Очрашуда «Жилэк» халык фольклор ансамбле «Керәшен кызлары» җырын һәм дәртле такмакларны башкарды. Чара барышында Юлия Федоровна монтажлаган фильмнан видеосюжетлар күрсәтелде. 1 нче мәктәпнең 8 «б» сыйныфы укучылары үзләренең данлыклы якташлары турында күп яңалык белделәр. Моннан тыш, Юлия Федоровна мәктәп музее өчен "Минем бәхетле чаңгы юлы" китабын бүләк итте. Очрашу истәлегенә кунакларга «Үз исемеңне хәтерлә» китабы, Зәй турында истәлекле сувенирлар һәм Федор Петрович турында истәлекләр саклана торган фоторәсемнәр бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International