Китап уку кызык. Ә кычкырып уку – икеләтә файдалы! 2010 елдан башлап ел саен мартның беренче чәршәмбесендә «Бөтендөнья кычкырып китап уку» акциясе үткәрелә. Китапханәчеләр һәм укучылар өчен бу истәлекле дата, вакыйгалар һәм очрашуларга бай көн. «Үзегез укыгыз, әмма безнең белән кызыграк!» дигән акция Үзәк китапханәдә дә узды. Әлеге чарада Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 5 «Б " сыйныф укучылары катнашты. Балалар кычкырып укуның файдасы турында белделәр, аның балалар өчен генә түгел, өлкәннәргә дә бик мөһим икәнен аңладылар. Чөнки укыганда без үз хис-кичерешләребезне әйләнә-тирәдәгеләр белән уртаклашабыз, аларга кәефебезне һәм укудан алган хис-тойгыларын тапшырабыз. Укучылар үзләре рус һәм татар халык әкиятләре «Өч кыз туган», «Сестрица Алёнушка, братец Иванушка», «Морозко» ны укыдылар.