Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләр балалар арасында республика шигырь язу бәйгесендә катнашырга чакырыла
2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе
“Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте “Без төрле, әмма без бердәм!” балалар иҗаты республика фестивале кысаларында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үзенчәлекле бәйге игълан итә. Анда 5-15 яшьлек балалар үз ана телләрендә шигырь иҗат итәргә тиеш. Бәйгегә җибәрелгән шигырьләр жюри тарафыннан өч төрле яшь категориясендә бәяләнә: 5-6, 7-10, 11-15 яшь. Иҗат эшләре туган телгә мәхәббәт, халыклар дуслыгына хөрмәт, туган телләрне һәм халыклар бердәмлеген саклау темаларына багышланган булырга тиеш. Бәйгегә бер катнашучыдан бер генә шигырь кабул ителә, ул 12дән 30 юлга кадәр язылган булырга мөмкин. Шигырьләрнең татар яки рус телләрендә язылуы шарт. Иҗат эшләрен Казан шәһәре Лобачевский урамы 10нчы йорт адресы буенча (индекс 420111) “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенә юлларга кирәк. Шулай ук «Конкурс стихов» тамгасы белән tnvrod @ yandex . ru электрон адресына да җибәрергә була. Бәйгенең беренче этабы турында www. tnvrod. ru сайтыннан укырга була. Икенче этап махсус положение нигезендә бәйгегә катнашырга теләк белдерүчеләрдән анкеталар җыюдан гыйбарәт, ул 31 мартка кадәр бара. Өченче этапта жюри эшләрне бәяли, ул 1-4 апрельгә кадәр үтә. Ә 5 апрельдә җиңүчеләр исемлеге www. tnvrod. ru сайтына эленәчәк. Шигырьләр бәйгесендә җиңгән иҗат эшләре икенче бәйгегә старт бирә. Монда инде иң-иң дип табылган шигырьләрдән көй язучы балалар җырлар чыгара, ә рәсем ясауга оста булган балалар шул шигырьләр эчтәлегенә туры китереп рәсем ясый. Соңыннан әлеге рәсемнәрдән күргәзмәләр оештырыла, җырлар фестивальнең йомгаклау гала концертында башкарыла. Һәр яшь категориясендә беренче өч урын алучы авторлар акчалата бүләкләр алачак.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз