3 мартта «Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык-2021» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры гала-концерты узды. Фестиваль «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләре буенча уза. Зона этабы нәтиҗәләре буенча гала-концертка Зәй, Сарман һәм Түбән Кама районнарының яшь талантлары башкаруындагы иң яхшы номерлар кертелде. Бәйрәм кунакларын, фестивальне оештыручыларны һәм катнашучыларны, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Даян кызы Сөнгатуллина җитәкчелегендәге компетентлы жюри әгъзаларын, район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев сәламләделәр. Гала-концертта катнашучылар алдында шулай ук фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Александрович Туманов, якташыбыз –Татарстанның атказанган артисты, «Созвездие - Йолдызлык» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый оешмасы сәнгать җитәкчесе Айдар Сөләйманов һәм башка мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады. “Конферанс” номинациясендә Тамирлан Шәрәфиев (кече төркем) белән Эмиль Невретдинов (уртанчы төркем),“Вокал-соло” номинациясендә Кәрим Шакиров (беренче кече төркем), Александра Шишмагаева (икенче кече төркем), Миләүшә Әгъләмова (өлкән төркем), “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “Азаль” халык вокаль-хореография ансамбленең кече һәм өлкән төркемнәре,“Мирас” халык вокаль-хореография ансамбле (уртанчы төркем), “Планета детства” вокаль студиясе, “Хореография” номинациясендә “Улыбка” халык бию ансамбле беренче урын яуладылар. "Вокал-соло" номинациясендә Әлфия Сираева икенче урында. “Вокал-соло” номинациясендә үз яшь төркемнәрендә Арина Бочкарева, Ксения Семенова, “Хореография” номинациясендә “Легенда”, “Магия” бию иҗат төркемнәре, “Конферанс” номинациясендә Фидан Насыйров һәм Айбулат Хәбриев, Аэлита Ксенофонтова өченче урыннарны алдылар. Махсус призга “Счастье” бию төркеме, нәфис сүз остасы Эльвина Минһаҗева лаек булды. Александра Шишмагаева исә 1 нче дәрәҗә дипломнан тыш фестивальнең оештыру комитеты махсус бүләге - тунга да ия булды. Зәйнең яшь талантларын лаеклы җиңүләре белән тәбрик итәбез, фестивальнең республика турында тагын да зуррак үрләр яулауларын телибез!