Зәйдә үзмәшгульлек буенча эксперт советы утырышы узды

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе
3 март көнне Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Экспертлар советының быел беренче утырышы узды. Эшмәкәрлек эшчәнлеге оештыру һәм алга таба финанс ярдәме алу өчен эшсез гражданнар Эксперт советы әгъзаларына үз бизнес-планнарын тәкъдим иттеләр. Комиссия дүрт гражданның бизнес-планын карады, өч проектны гына хуплады. Салым органнарында теркәлгәннән соң претендентлар 145100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен ала алачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International