Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй муниципаль районында Туган як елына старт бирелде
2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе
2021 ел Зәй муниципаль районында Туган як елы дип игълан ителде. Татарстанда ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уза. Бүген “Энергетик” мәдәният сараенда Туган як елын ачу тантанасы үткәрелде. Ул бер төркем күренекле якташларыбыз: драматург, язучы, тарихчы Рабит Батулла, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, педагогика фәннәре докторы Рафис Шәймәрданов, опера җырчысы, татар дәүләт филармониясе солисты Владимир Васильев, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов һәм эстрада җырчысы Светлана Минеева (Ясмин) катнашында халыклар дуслыгына дан җырлау бәйрәме буларак узды. Тантана алдынан район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев һәм кайткан кунаклар район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган төрле милләтләрнең куллану әйберләре һәм милли ризыклар күргәзмәсе белән таныштылар. “Туган тел, туган як – беркайчан да әһәмиятен югалтмый торган кыйммәтләр, һәрбер кешегә үзенең туган җире, туган ягы якын. Безнең бурыч - туган телләрне тагын да үстерү, туган як тарихын өйрәнү мәсьәләләренә яңача якын килү, моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү. Туган ягыбызны яратыйк, аның гүзәл табигатен саклыйк. Үсеп килүче яшь буынга Зәебез тарихын, аның күренекле шәхесләре турында даими аңлатып торыйк. Туган як елында шәһәр- район үсешенә һәркем лаеклы өлеш кертер дип ышанам”, - диде район башлыгы Разиф Кәримов сәламләү чыгышында. Чарада “Энергетик” мәдәният сарае коллективлары, аерым башкаручылар җыр-бию аша районыбыздагы татарлар, руслар, чувашлар һәм башка милләт вәкилләренең бер гаилә булып, дус-тату яшәвен күрсәтте. Күренекле якташларыбызга кече Ватан традицияләрен саклауга керткән өлешләре өчен район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
“Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы коллективы шәһәрне төзек һәм чиста итү ягында
Экологик икеайлык кысаларында “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы коллективы “Төньяк” паркын төзекләндерүдә актив катнашты.
Эколяталар көне
Бөтенроссия Эколяталар көне кысаларында «Якты коңгыз» балалар бакчасында бик күп төрле кызыклы чаралар үткәрелде.
13
апрель, 2026 ел
Зәйдә яңа хәрби комиссар сайладылар
Бүген хакимият бинасында Зәй шәһәре һәм Зәй районының яңа хәрби комиссарын тәкъдим итү булды. Ул 46 яшьлек майор Хәсәнов Динар Рәшид улы булды. Хәрби комиссариатның яңа җитәкчесе вазыйфага Россия Федерациясе Оборона министрының 27 март боерыгы белән билгеләнде.
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз