ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2021 ел
сишәмбе
Бүген Сәвәләй авылында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында чиркәү ачу тантанасы булды. Чиркәү шушы авылда туып-үскән, танылган җырчы һәм композитор, Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Агапов инициативасы белән төзелгән. Ул шулай ук гыйбадәтханә төзүнең баш меценаты да булды. Сәвәләйләр, якташлары башлангычын хуплап, аның хыялын тормышка ашыруга зур өлеш керттеләр, акчалата да булыштылар, өмәләрдә актив катнаштылар.
12 июль көнне Баграж авыл җирлегенең Кашкатау итәгенә, гадәттәгечә, зәйлеләр һәм район кунаклары Питрау бәйрәменә җыелды. Бәйрәм программасы керәшен фольклор коллективлары чыгышы белән башланып китте. Тантаналы ачылышта зәйлеләрне һәм кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы керәшеннәр җәмгыяте идарәсе әгъзасы, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов сәламләделәр.

12
июль, 2021 ел
дүшәмбе
Питрау бәйрәме бүген Кашкатау итәгендә узачак. Бәйрәм 17 сәгатьтә район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында керәшеннәрнең фольклор коллективлары чыгышы һәм тантаналы ачу белән башланып китәчәк. Кич буе бәйрәм кунакларын татар эстрадасы артистлары - «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Җәвит Шакиров, Виталий Агапов, Марина Карпова, Вадим Захаров, Роберт Андреев һ.б. иҗади чыгышлары белән сөендерәчәк. Артистларның чыгышы 18 сәгатьтән көтелә.
Бу ел башыннан Зәйдә коронавирус инфекциясе белән авыруның 38 очрагы теркәлгән, аларның 5се үлем белән тәмамланган. Вакцинация инфекциядән саклауның бердәнбер ысулы булып кала. 12 июльгә районда 10175 зәйле (39,5%) вакцинацияләүнең 1 этабын узды, 2 этапны - 6112 кеше. Хезмәт коллективларында вакцинация статистикасы: сәүдә тармагы – 12%, мәдәният – 86%, мәгариф – 84%, спорт – 89%, сәламәтлек саклау – 94%, предприятиеләр – 70%.

10
июль, 2021 ел
шимбә
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре белән берлектә бөртекле культураларны урып-җыюның барышы белән танышты. Бүгенге көндә «Агрокөч» АҖнең барлык комбайннары көзге бодай һәм борчак җыюга керештеләр. Бер көнгә 1000 гектарга якын суктырыла. Шушы көннәрдә крестьян-фермер хуҗалыклары да урып-җыюга керешәчәкләр.

9
июль, 2021 ел
җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Олег Морозов катнашында Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре Советларының уртак утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 14 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар Советларның аерым карарларына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләрне карадылар,
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. Анда «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй автомобиль юллары идарәсе филиалының 2021 нче елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга көтелгән эш йомгаклары» каралды.
5-8 июльдә Казан шәһәренең «Үзәк» стадионында 2004-2005, 2006-2007 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Ярышларда «Барс» спорт мәктәбендә тренер В.В. Лисов кул астында тәрбияләнүче егет-кызлар катнашты.
2021 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган гаиләләр катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде.
8 июльдә Россиядә күңелле һәм тирән мәгънәгә ия бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы үз тамырлары белән борынгы Руська барып тоташа. Гаилә көне чагыштырмача күптән түгел, 2008 елдан бирле билгеләп үтелә. 8 июльдә «Спарта» сәламәт яшәү рәвеше клубында ачык һавада яшьләр эшләре идарәсе белгечләре тарафыннан «Гаилә-бәхетле Йолдызлык» фестиваль-конкурсы оештырылды. Бәйрәмгә балалар белән яшь гаиләләр чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International