Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында Питрау бәйрәме узды
2021 елның 13 июле, сишәмбе
12 июль көнне Баграж авыл җирлегенең Кашкатау итәгенә, гадәттәгечә, зәйлеләр һәм район кунаклары Питрау бәйрәменә җыелды. Бәйрәм программасы керәшен фольклор коллективлары чыгышы белән башланып китте. Тантаналы ачылышта зәйлеләрне һәм кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы керәшеннәр җәмгыяте идарәсе әгъзасы, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов сәламләделәр. Бу көнне өлкән буын кешеләрен-юбилярларны, яңа туган сабыйларны, яңа гына өйләнешкән һәм озак гомер кичергән парларны котлау традициясе яши. Бәйрәм сәхнәсендә районда яшәүче 100 яшьлек Сәкинә Мөхәммәтдинова, 50 ел бергә яшәүче Нина һәм Алексей Солдаевлар, Сарсаз-Баграждан уллары Матвей туган Николай һәм Олеся Тавлиннар гаиләсе истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде. Бу кичтә Кашкатау итәге чын мәгънәсендә юмарт бүләкләр, яңгыравыклы җырлар һәм дәртле биюләр ярминкәсе булды. Район халкы һәм кунаклары берничә мәйданчыкта: «Кунакларны каршылау», «Чишмә», «Таш мич», «Халык уеннары», «Авыл көнкүреше», «Милли ихата», балалар, спорт, төп мәйданчыкта була алдылар. «Ашамлык» мәйданчыгында теләүчеләр учакта әзерләнгән балык шулпасы, пылау татып карый алдылар. Быел Питрауның үзенчәлеге - «Пленэр» мәйданчыгы-Зәй районы турында бөтен республикадан килгән этнорәссамнар язган картиналар күргәзмәсе булды. Проект кысаларында иҗат ителгән сәнгать әсәрләре уникаль тарихи архивны булдыру өчен нигез булачак. Зәй муниципаль районында «Безнең ил» («Безнең край») этник рәссамнар республика пленэрын оештырган өчен Зәй муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр бүләкләнде: Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев; пленэр директоры, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Илья Максимов; "Безнең ил" пленэры администраторы Антонина Елисова, Үзәкләштерелгән китапханә директоры Сәрия Батыршина һәм башкалар. Бәйрәм кунакларын татар эстрадасы артистлары - «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Җәвит Шакиров, Виталий Агапов, Марина Карпова, Вадим Захаров, Роберт Андреев һ.б. үзләренең иҗади номерлары белән сөендерде. Спорт мәйданчыкларында уеннар һәм ярышлар, көрәш, армспорт, гер күтәрү узды. Моннан тыш, барлык теләүчеләр милли уеннарда, судагы конкурсларда катнаша алдылар. Төп мәйдандагы конкурсларны алыштыргысыз Җәвит Шакиров алып барды. Кече сәхнәдә «Керәшен җыры әйтә балалар», «Питрау чибәре – 2021», «Ак дәдәй», «Моңлы тавыш 60+» конкурслары оештырылды. Бәйрәмдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. Питрау файер шоу һәм традицион бәйрәм учагы белән тәмамланды. .
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Зәйдә бишенче чакырылыш шәһәр Советының тугызынчы утырышы узды
Бүген Зәйдә бишенче чакырылыш шәһәр Советының тугызынчы утырышы узды.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннары ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз