3 гыйнварда «Спорт энергиясе» футбол манежында (2013 елда туган) Зәй шәһәренең "Барс" һәм Яр Чаллы шәһәренең «Компонент» балалар командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды.
Бүген Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта «Яңа елга елмаегыз!» - дип аталган чара узды. Ул “Балачак планетасы” вокаль ансамбле һәм “Магия” хореография ансамбльләре катнашында төзелгән "Яңа ел белән, ил!» сәхнәләштерелгән музыкаль номеры белән башланып китте.
Зәй шәһәре Башкарма комитеты 25 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр Мирный, Заготзерно, Нефтебаза бистәләрендә яшәүчеләр өчен өстәмә автобус маршруты оештырды.
Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча XV нче Республика конкурсы тәмамланды.