"Гринта" оешмасы бәйрәм көннәрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны тагын да көчәйтте

2021 елның 31 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң чыгарыла торган чүп күләме берничә тапкырга арта. Шул сәбәпле бу көннәрдә «Гринта» ның төбәк операторы каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны тагын да көчәйтте һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарды. Чүп-чар җыю техникасы өчен киртәләр тудырмас өчен, зәйлеләрдән автотранспорт чараларын контейнер мәйданчыклары һәм чүп-чар контейнерлары янында калдырмаулары сорала. Гражданнар мөрәҗәгатьләренә даими контроль һәм оператив җавап бирү өчен, 1 нән 9 нчы гыйнварга кадәр "Кайнар линия"нең дежур операторлары билгеләнде. Зәй районында дежур диспетчерның контакт телефоны 8-917- 253- 56-55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International