Яңа ел-иң көтеп алынган бәйрәм. Яңа ел могҗизасы, тылсымы һәркемне таң калдыра. Һәркем Яңа ел төнендә теләгән теләкләренең чынга ашуына ышана. 29 декабрь көнне туган якны өйрәнү музеенда «Якты бәйрәм капка төбендә, без Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булды. Чыршы бәйрәменә 1 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары килде. Балалар әкияти сәяхәттә булдылар, аларны Кыш Бабай һәм Кар кызы, җырлар, уеннар, лотерея, әйлән-бәйлән, бию, әкияти геройларның чыгышы һәм әлбәттә, бүләкләр көтә иде. Кыш бабай капчыгындагы күчтәнәчләр өчен шәхси эшмәкәр Әюпова Светлана Алексеевнага, костюмнар өчен аниматор Алеся Андреевага аерым рәхмәт.