Район башлыгы Кәримов Разиф Галиевичның Яңа ел бәйрәме белән котлавы

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез, көтеп алынган бәйрәм - Яңа ел якынлаша. Ә Яңа ел - үткән юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау да, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау да. Һәр яшәлгән ел саен без зирәгрәк була барабыз, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз, теге яки бу мәсьәләләргә карашлар үзгәрә. Без күбрәк рухи тормыш турында уйланып, ихлас кешелеклелек мөнәсәбәтләрен, туганнар һәм якыннар белән якынлыкны кадерли башлыйбыз, тупланган тәҗрибәне тапшырырга, әйләнә-тирә дөнья турында яхшырак кайгыртырга тырышабыз. Бу хисләр Яңа ел алдыннан аеруча кискенләшә. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, без Яңа елдан барыбыз да тылсым көтәбез, могҗизаларның чынлыгына ышанабыз, киләчәккә өмет белән карыйбыз. Ә безнең район халкының үсеш перспективалары яхшы, безнең шәһәр-районда тырыш, булдыклы, хезмәт сөючән кешеләр яши. Узган еллар зәйлеләрнең кыенлыкларга каршы тора алуларын, берләшеп, гадәти булмаган бурычларны хәл итә алуларын күрсәтте. 2022 ел барыбыз өчен дә иҗади һәм нәтиҗәле эш, якты вакыйгалар һәм яңа казаныш-уңышлар елы булсын! Безнең өчен һәр кеше мөһим, һәм бергә, уртак көч белән без һәр зәйленең яшәү шартларын яхшырту эшен дәвам итәчәкбез. Хөрмәтле зәйлеләр! Яңа ел алдыннан хезмәтегез, гореф-гадәтләргә тугры булуыгыз, туган ягыбызга мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, рухи ныклык, үз көчегезгә ышаныч һәм оптимизм телим. Һәрвакыт янәшәгездә туганнарыгыз һәм дусларыгыз булсын, ә йортыгызда иминлек, мәхәббәт, үзара аңлашу хөкем сөрсен. Яңа 2022 ел белән!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International