ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2022 ел
җомга
7 январьда православие динен тотучылар иң якты һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе булган Раштуа бәйрәмен билгеләп үтәләр. Нәкъ менә бу көнне дөньяны коткаручы Иисус Христос туган.
6 гыйнварда туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Зәй шәһәренең яшь кешеләре өчен «Раштуа әкияте» фольклор бәйрәме үткәрделәр.
5 гыйнвар көнне «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Зәй муниципаль районының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Яңа ел турниры узды.
4 гыйнвар көнне Базарлы Матакта каратэ киокусинкай буенча Төбәкара «Раштуа» турниры булып узды, анда Түбән Кама, Яр Чаллы, Баулы, Казан, Әлки районы, Димитровград, Ульяновск шәһәрләреннән 200 кеше катнашты. Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шәгыльләнүчеләр яклады.

6
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Татарстан Республикасының ир-ат командалары арасында волейбол буенча Раштуа турниры узды. Ярышларда дүрт команда катнашты: Чистай шәһәренең «Бетар» командасы, Әлмәт шәһәре командасы, Азнакай районы командасы һәм Зәй районы командасы.
6 гыйнварда «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Россия укучыларының XI Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеген ачу тантанасы узды.

5
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр, православие динен тотучылар! Сезне чын күңелдән якты Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

3 гыйнварда «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашында «Кышкы уеннар» спорт-күңел ачу чарасы узды.

3 гыйнварда «Яшьлек» боз сараенда Раштуа «Күңелле стартлар»ы булып узды.

3 гыйнварда  «Спорт энергиясе» футбол манежында 2013 елгы балалар һәм аларның әти-әниләре командалары арасында мини-футбол буенча «Балалар VS ата-аналар» дигән яңа ел уеннары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International