Транспорт чаралары булган гражданнар игътибарына

2022 елның 3 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче номерлы районара инспекциясе Россия Федерациясе законнары нигезендә транспорт чаралары теркәлгән затлар транспорт салымын түләүчеләр дип танылуын хәбәр итә. Физик затларның транспорт салымы Россия Федерациясе территориясендә транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнар (алга таба – Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ органнары) тарафыннан бирелә торган белешмәләр нигезендә салым органнары тарафыннан исәпләнә. Россия Федерациясе Салым кодексы нигезләмәләре нигезендә Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ органнарында теркәлүе туктатылмаганда салымны исәпләүне туктату каралмаган. Шулай итеп, әгәр милектә фактта кулланылмый торган (сатылган яки утильләштерелгән) транспорт чарасы булса, хуҗага транспорт чарасын дәүләт исәбеннән алуны туктату турында тиешле гариза белән Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Югыйсә, транспорт чарасын теркәү учетыннан төшергәнче, ул ел саен транспорт салымы исәпләнәчәк һәм түләнәчәк салым салу объекты булып торачак. Салым түләмәгән очракта, салым органнары, суд приставлары хезмәте белән берлектә аны түләттерү буенча чаралар күрәчәк. Транспорт салымын түләмәүнең тискәре нәтиҗәләре: салым түләү буенча бурычны үтәүнең һәр көне өчен исәпләнелә торган пеняларны түләү бурычы; эшне карау өчен 200 сумнан да ким булмаган күләмдә дәүләт пошлинасын түләү бурычы; башкарма производство барышында башкарма җыемны (бурыч суммасының 7% ы, ләкин 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә) түләү бурычы; илдән чыгуны тыю; бурычлының барлык счетларына, милкенә арест салу; бөтен милеккә карата теркәү гамәлләрен тыю. Салым буенча бурычларның булу-булмавын «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында» яки аның «ФЗ салымнары» мобиль версиясендә, дәүләт хезмәтләре бердәм порталында яки теләсә кайсы салым инспекциясенә яисә "Минем документлар" КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итеп тикшерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International