Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында наркотикларга каршы комиссия утырышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: халыкны, хуҗалык итүче субъектларны, җирдән файдаланучыларны җәлеп итеп, Зәй муниципаль районы территориясендә наркотиклы үсемлекләр үсүче урыннарны ачыклау һәм юк итү эшен оештыру, районда наркотиклар белән авыруларның торышы, психоактив матдәләр куллану нәтиҗәсендә гражданнарның үлеменә китергән, балигъ булмаганнарны наркотикларга җәлеп итүгә йогынты ясый торган сәбәпләрне ачыклау һәм аны булдырмау буенча конкрет чаралар күрү. Шулай ук районның массакүләм мәгълүмат чараларының сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкта наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануга тискәре караш формалаштыру буенча эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды. Утырышта 2022 елга наркотикларга каршы эш планы расланды. Наркотикларга каршы комиссия рәисе Р.Г. Кәримов комиссия әгъзаларын һәм утырышта катнашучыларны көн тәртибендәге санап үтелгән пунктлар буенча эшне тагында активлаштырырга чакырды.