Район башлыгы зәйлеләрне Яңа ел бәйрәме белән котлады

2021 елның 31 декабре, җомга

Бүген Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта «Яңа елга елмаегыз!» - дип аталган чара узды. Ул “Балачак планетасы” вокаль ансамбле һәм “Магия” хореография ансамбльләре катнашында төзелгән "Яңа ел белән, ил!» сәхнәләштерелгән музыкаль номеры белән башланып китте. Алып баручылар - Кыш Бабай һәм Кар кызы, иң яхшы башкаручылар һәм «Энергетик» мәдәният йорты коллективлары үзләренең иҗади номерлары белән бирегә килгән кунакларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Зәйлеләрне якынлашып килүче 2022 нче ел белән район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов котлады. «Яңа ел алдыннан сезнең хезмәтегез, гореф-гадәтләргә тугрылыклы булуыгыз, туган ягыгызны яратуыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, рухи ныклык, үз көчегезгә ышаныч һәм оптимизм телим. Сезнең белән һәрвакыт янәшәдә туганнарыгыз һәм дусларыгыз,  йортларыгызда иминлек, мәхәббәт, үзара аңлашу булсын», - диде Разиф Галиевич үзенең мөрәҗәгатендә. Соңыннан концерт төркеме башкаруында финал җыры яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International