Зәй шәһәре Башкарма комитеты 25 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр Мирный, Заготзерно, Нефтебаза бистәләрендә яшәүчеләр өчен өстәмә автобус маршруты оештырды. Кадерле зәйлеләр, сезгә "Яңа ел" маршрутында үзәк Яңа ел чыршысына бушлай барып җитү мөмкинлеге булачак. Кузгалып китү вакыты: 10: 00, 15:00 һәм 20:00. Автобус маршруты: Мирный бистәсе - 1 нче Бөгелдә - ЗПСК - Шикәр заводы - Автовокзал тукталышлары, кире маршрут: Чиркәү - Яңа шәһәр - Акчарлак - Кондитерский - Агропромпарк - ДРСУ - Нахаловка - Мирный бистәсе тукталышларында була.