Зәй «Яшьләр үзәге» директоры Республика конкурсында өченче урынны алды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча XVнче Республика конкурсы тәмамланды. Профосталык конкурсы берничә этапта узды:  Катнашучыларның портфолиосын бәяләүне үз эченә алган гариза кампаниясе; Дәүләт идарәсе һәм тулаем яшьләр сәясәте өлкәсендә норматив-хокукый документацияне белүгә тест үткәрү;  Өч минут эчендә һәр катнашучы үзе һәм эшчәнлеге турында сөйли алган үз-үзен тәкъдир итү;  Якындагы өч елда үз учреждениеңне үстерү стратегиясен яклау. Конкурс йомгаклары буенча «Яшьләр үзәге» директоры Аладышкин Ростислав «Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге башкарма хакимияте органы җитәкчесе» номинациясендә өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International