Зәй районы авылларында 12 йорт табигый газга тоташтырылды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Бүген Поручик һәм Әхмәт авылларында 12 йортта газ җибәрелде. РФ Президенты йөкләмәсе буенча 2023 елга кадәр Россиядә газлаштыруны тизләтү, ягъни  газны газлаштырылган торак пунктлардагы   участок чикләренә кадәр җиткерү планлаштырыла. Бу кулланучы түгел, ә оператор акчасы хисабына эшләнәчәк. Зәй районында 2021-2022 елларга исәпләнгән социаль программа буенча барлыгы 186 йорт газлаштырылырга тиеш. 12 йорт бүген зәңгәр ягулыкка тоташтырылган. Әлеге шатлыклы һәм көтеп алынган вакыйга белән авыл халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев котлады. Ул  әлеге вакыйганың – авыл кешеләренә Яңа елга зур бүләк булуын билгеләп үтте. Җирлектә яшәүчеләрне табигый газдан, барлык куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып, файдаланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International