ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2022 ел
җомга
Бүген Зәй балалар музыка мәктәбендә район башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галеев катнашында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе булып узды.
Республика халкына боз сөңгеләре булган йортлардан ераграк торырга һәм алар янында автомобильләр куймаска киңәш итәләр. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика халкын җылыну аркасында түбәдән кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычы турында кисәтә.

24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе
«Үсеш ноктасы» үзәге — «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыру кысаларындагы яңа уникаль проект.
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе милек салымы вычетын гадиләштерелгән тәртиптә шәхси кабинеты аша алып булу турында хәбәр итә.
Татарстанның җиде шәһәре 2022 елда Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында катнаша. Зәйдә "Яшьләр" паркы территориясен төзекләндерәчәкләр. Сез-Зәйдә яшәүчеләр белән бергә без 2023 елда җиңү яулаган очракта төзекләндереләчәк территорияне сайладык.

22
февраль, 2022 ел
сишәмбе
23 нче февраль алдыннан Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна, шулай ук «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ситникова Ирина Николаевна Бөек Ватан сугышы ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар,
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу – чын ир-егетлəрнең көчле рухлы, батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Россиянең хәрби батырлыгын һәм сугышчан данын символлаштыручы әлеге бәйрәмдә без Ватаныбыз сакчыларына хөрмәт күрсәтәбез. Безнең һәрберебез дә үзенең көндәлек хезмәте белән туган районыбыз һәм республикабызның данын һәм куәтен арттыруга өлеш кертә.
Бүген «Аккурайд Уилз Русиа» ҖЧҖендә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды. Анда предприятиенең 2021 нче елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясалды, 2022 нче елга планнар билгеләнде.
21 февральдә “Дуслык” яшьләр үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган эшләүче яшьләр өчен концерт булды. Кич буена ГРЭС, шикәр заводы, Технониколь, Аккурайд Уилз Руссиа кебек предприятиеләр һәм заводларда эшләүче яшьләр үзләренең хезмәттәшләрен төрле иҗади номерлар, яндыргыч биюләр һәм КВН миниатюралары белән сөендерде.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 2022 елның 14-19 февралендә Зәй муниципаль районы белем бирү оешмалары "Психологик иминлеккә адымнар" дигән республикакүләм психология атнасында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International