Зәйдә ветераннарны котладылар

2022 елның 22 феврале, сишәмбе
23 нче февраль алдыннан Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна, шулай ук «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ситникова Ирина Николаевна Бөек Ватан сугышы ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар, азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Бүләкләр һәм котлау открыткаларын өйләренә барып Емелин Василий Петровичка, Латыйпов Әхтәм Гарип улына, Мачтаков Леонид Яковлевичка, Сөләйманов Барый Сөләйман улына тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International