"Психологик иминлеккә адымнар” Республикакүләм психология атналыгы

2022 елның 22 феврале, сишәмбе
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, 2022 елның 14-19 февралендә Зәй муниципаль районы белем бирү оешмалары "Психологик иминлеккә адымнар" дигән республикакүләм психология атнасында катнаштылар. Бу атна кысаларында үзара аңлашу һәм команда күнекмәләрен үстерүгә, яшьтәшләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга, мәгариф субъектларының психологик сәламәтлеген саклау өлкәсендә профилактикага юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Психология атналыгының планын тормышка ашыру барышында укучыларның, педагогларның һәм ата-аналарның катнашу дәрәҗәсе югары булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International