Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәләрдән кар һәм боз төшү куркынычы турында кисәтә

2022 елның 25 феврале, җомга
Республика халкына боз сөңгеләре булган йортлардан ераграк торырга һәм алар янында автомобильләр куймаска киңәш итәләр. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика халкын җылыну аркасында түбәдән кар һәм боз сөңгеләре төшү куркынычы турында кисәтә. Шуңа бәйле рәвештә, татарстанлыларны игътибарлы һәм сак булырга өндиләр – урамнан барганда боз сөңгеләре булган йортлардан ераграк торырга һәм алар янында автомобильләр куймаска. Моннан тыш, республика халкына кар төшү ихтималы булган авыш түбәле йортларга якын килмәскә, куркыныч урын уратылып алынган очракта, андый урыннарга кермәскә, ә куркыныч урынны әйләнеп узарга киңәш итәләр. Шулай ук урамда наушниклар киеп йөрмәскә кирәк, бу түбәдән кар төшкән тавышны вакытында ишетеп алып, саклык чарасын күрергә өлгерү өчен кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International