"Үсеш ноктасы" үзәге -шахмат белеме бирү үзәге

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе
«Үсеш ноктасы» үзәге — «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыру кысаларындагы яңа уникаль проект. Ул башлангыч гомуми, төп гомуми һәм (яки) урта гомуми белем дәрәҗәсендә белем һәм тәрбия бирүнең яңа методларын, укучыларның цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильләрне үзләштерүен, «Технология», «Информатика» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» Федераль гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне тәэмин итә торган белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясендә «Үсеш ноктасы» үзәге эшенең бер юнәлеше шахмат булды. Әлеге юнәлешнең җитәкчесе-өстәмә белем бирү педагогы Попова Наталья Григорьевна. Шахмат белән 1 сыйныфтан башлап укучылар шөгыльләнә. Шахмат-балалар акылы өчен менә дигән зарядка. Ул балаларны логик фикер йөртергә, игътибарны тупларга, анализ ясарга өйрәтә, хәтерләрен ныгыта. Инде нәтиҗәләре дә бар. Ел саен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район ярышларында катнашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International