ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе
Күпфатирлы йортларда кулланылган җылылык өчен исәпләнгән түләү күләме берничә факторга бәйле: 1. Тышкы һава температурасы.
19 февральдә Нурлат шәһәрендә 2022 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең II (зона) этабы узды. Нурлат, Чирмешән, Зәй районнары командалары «Тулпар» спорт сараена җыелды.
21нче февраль көнне районыбызда Бөтендөнья туган тел көненә багышланган чаралар узды. Мәктәп укучылары һәм укытучылары “Адымнар” татар мәдәнияты клубы белән берлектә үзәк мәйданда бәйрәм концерты үткәрделәр.
20 февральдә Зәйдә «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының региональ финалы тәмамланды. Идел буе федераль округы чемпионаты финалына беренче урын һәм юллама өчен егетләр командалары арасында Кукмара шәһәре күппрофильле лицее һәм Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе егетләре көрәште.
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм! Сезгә чын күңелдән туган ягыгызны яратуыгызны, туган телегез белән горурланып, үз мәдәниятегезне данлап яшәвегезне телим. Һәр кешенең туган теле һәрвакыт аралашу һәм үсеш өчен көчле корал булып калсын.

18
февраль, 2022 ел
җомга
Бүген «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының финал ачылышы булды.
Хөрмәтле район халкы! Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе теләсә кайсы салым органында КЭП бирү буенча хезмәт алу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Квалификацияле электрон култамга куллануның киң спектры бар: - барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла; - салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, «салым һәм бухгалтерия хисапларын электрон формада бирү» сервисы аша салым декларацияләрен тапшырганда.
16 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча Республика темп-турнирының 2 зона этабы узды.

17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының 2021 елгы эш йомгаклары һәм 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек буенча киңәшмә узды.
16 февральдә Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен уң ярымшар техникасын кулланып, рәсем ясау буенча гадәти булмаган мастер-класс үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International