Зәйдә чәчү кампаниясендә төрле маркадагы 317 трактор катнаша: шуларның 30ы - чит илдә эшләнгән заманча куәтле трактор, 49ы - чәчү, 36сы - чөгендер чәчү, 160сы – тырмалау агрегаты, 13 чәчү комплексы һ.б.лар. Барлык агрофирмалар бүлекчәләрендә техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге, орлык, минераль ашламалар торышы карап чыгылды.
Зәй район башлыгы Разиф Кәримов үзәк дәваханәдә еш булып, коллективның “сулышы”, район медицинасын нәрсә борчыганын яхшы белә. Бүген чираттагы шундый очрашу барышында да район башкарма комитеты җитәкчеләре белән берлектә ул дәваханә шәһәрчеге переспективаларын барлау, финанс һәм материаль база торышы белән яхшылап танышуга игътибар бирде
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов бүген тимер юл аша төзелүче күпердә киңәшмә үткәрде. Төзелеш урынында атна саен үткәрелүче киңәшмәне чираттагысы дип кенә карау дөрес булмас, чөнки төзелеш ритмы атналап кына түгел, көнләп, сәгатьләп яңа бурычлар куя, киңәшмәдә башкарылган эшләргә йомгак ясала, яңа планнар билгеләнә.
Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә чыгып, күчмә чаралар оештыра. Чираттагы һөнәри ориентлашу буенча “Һөнәрләр илендә” дип аталган чара “Күкчәчәк” балалар бакчасында узды. Балалар мәшгульлек үзәге эшчәнлеге һәм архитектор һөнәре белән таныштылар, шулай ук истәлеккә сувенирлар да алдылар.
6 апрель көнне “Энергетик” мәдәният сараенда елда үткәрелеп килә торган олы яшьтәге сәхнә осталары арасында район фестивале үткәрелде. Фетивальдә сугыш һәм хезмәт ветераннары, районыбызның лаеклы ялга чыккан хөрмәтле шәхесләре чыгыш ясады.
Зәйнең “Уймак кыз” балалар бакчасында “Кыңгарау чәчәк” өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар белән “Әти-әниләр, карагыз нәрсә өйрәнә балагыз” дип исемләнгән үзенчәлекле кичә үткәрелде.
6 апрель көнне Зәйдә “Кадерлебез безнең, ветеран” – дигән акция башланды. Ул республикада үтә торган чараларның берсе булып тора һәм Зәйдә яшәгән, ләкин теге яки бу сәбәпләр аркасында чит җирләрдә яшәп яталар, ләкин җылы каршка һәм игътибарга лаек алар.
2016 нче елның 6 апрелендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 7 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар.
Билгеле булганча, Татарстан 2019 елда яшьләр арасында эшче һөнәре буенча WorldSkills Russia Бөтендөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Шуңа күрә хәзер яшь эшчеләр арасында төрле һөнәрләрне үзләштерү, үз остасы булуга аеруча җитди игътибар бирелә. Ел саен үткәрелүче һөнәри осталык бәйгеләренә дә хәзер таләпләр артты.
31 март көнне Айрат Хәйруллин Алексеевск үзәк Мәдәният йортында район халкы белән очрашу үткәрде. Айрат Хәйруллин - дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ул - алты агрохолдингка нигез салган кеше, аның авыл хуҗалыгы өлкәсендә гаять зур тәҗрибәсе бар һәм килеп туган проблемалар хакында бик яхшы хәбәрдар.