“Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты бәйгеләрендә Зәйдән 3 студент катнаша

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Билгеле булганча, Татарстан 2019 елда яшьләр арасында эшче һөнәре буенча WorldSkills Russia Бөтендөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Шуңа күрә хәзер яшь эшчеләр арасында төрле һөнәрләрне үзләштерү, үз остасы булуга аеруча җитди игътибар бирелә. Ел саен үткәрелүче һөнәри осталык бәйгеләренә дә хәзер таләпләр артты. Быел 7-9 апрельдә Казанда 56 компетенция буенча “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) ачык төбәк чемпионатын оештыру да үзенчәлекле төс алды. Әлеге тема республика Министрлар Кабинетында узучы брифингта да күтәрелде. Мәгълүм булганча, быел чемпионат кысаларында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр укучылар катнашында 14 компетенция буенча JuniorSkills юнәлешендә ярышлар үткәрелә. Гомумән, чемпионатта Россиянең 17 субъектыннан яшь эшче һөнәре осталары катнашачак. Ә алдан чемпионатның беренче этабы һөнәри уку йортлары эчендә 283 урында узды, икенче этапка сайлап алынучылар кайсы һөнәрләр буенча булуларына карап, төбәкләштерелгән бәйгеләрдә ярыштылар. Һөнәри бәйгеләргә республикадан гына да 10 меңләп студент җәлеп ителгән. Хәзер инде ике этап буенча сайланган иң-иңнәр Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә мәйданчыгында имтихан тотачак. - Безнең район данын бәйгедә Зәй политехник колледжыннан 9 кешедән торган делегация яклый. Алар Казанга китеп, чемпионат ярышларына әзерлек эшләренә кереште. Безнекеләр өч компетенция: авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү, электрмонтеры, пешекче һөнәрләре буенча бәйгеләрдә катнашачак. Рөстәм Мөхәмәтдинов, Марат Асрланов, Екатерина Степанова сынатмас дип өметләнәбез. Конкурста шулай ук колледж мастерлары, экспертлар да катнаша, - ди колледжның директор урынбасары Елена Макарова. Шулай ук 7-9 апрельдә үтәчәк чемпионат кысаларында яшьләрне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International