ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) һәр мөрәҗәгать итүченең гади электрон имзасы белән никах теркәүгә өйдән чыкмыйча гына тулысынча электрон гариза тапшырырга мөмкин. Әлеге сервис ярдәме белән Сез никахлашу көненә бер ай кала ГХАТ бүлегенә килү вазыйфасыннан азат ителәсез.

Зәйдә “Балкыш” фестиваленең сайлап алу туры үтте. “Энергетик” мәдәният сараена чыгыш ясарга сәхнә осталары җыелды. 2016 елда “Балкышка” 5 яшь тулды. Ул вакыт эчендә 3 фестиваль үткәрелде. Хәзер фестиваль ике елга бер үткәреләчәк.

7-9 апрель көннәрендә Туймазы шәһәрендә 18-20 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелегенә Билбау көрәше буенча ярышлар үтте. Чыбыклы егете Булат Гадершин 70 кг. үлчәмдә көрәшеп беренче урынны алды.

Ел саен 7 апрель көнне Бөтендөнья сәләмәтлек көне билгеләп үтелә. Ул көнне сәләмәтлекне саклау һәм аны булдыру өчен күп кенә чаралар үтә. Иске зәйнең мәдәният йортында да андый чара зур күләмдә билгеләп үтелде.


9
апрель, 2016 ел
шимбә

Кичә, 8 апрель көнне Зәйнең “Энергетик” мәдәният сараенда Россия Дәүләт думасы депутатларын сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнашачак кандидатлар - Айрат Хәйруллин, Людмила Каня, Андрей Швеев район-шәһәр халкы белән очрашты. Очрашуда кандидатлар халык алдында үз сайлау алды программасы белән чыгыш ясады, сайлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап 7 апрельдә Үзәк балалар китапханәсендә “Спорт- сәламәтлек чыганагы” исемле конкурслы уен үткәрде. Балаларга Зәй муниципаль районында үткәрелгән спорт ярышлары һәм үзебезнең спортчыларыбызның уңышлары турында кыскача мәгълүмат бирелде.


8
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген Зәйдә эшмәкәрләр форумы узды. Ул “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы техникасы, күргәзмәсен караудан башланды. Мәдәният йортының икенче катында банклар, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче предприятиеләр эшмәкәрләргә нинди эшчәнлек алып барулары турында сөйләп, аларны хезмәттәшлеккә чакырды.

Республика балалар китапханәсе инициативасы буенча агымдагы елда, кече һәм урта яшьтәге китап укучылар арасында “Әдәби герой музее” республика конкурсы уздырыла. Аның беренче номинациясе Тукай әкиятләре буенча апрель аена кадәр, икенчесе дөнья халыклары әкиятләре буенча ноябрь аена кадәр барачак.

8 апрельдә “Энергетик” мәдәният сараенда Дәүләт Думасынына алдан сайлауларда катнашучылар зәйлеләр белән очраша. Очрашуга Дәүләт Думасының гамәлдәге депутаты Айрат Хәйруллин, вакытлыча эшсез Людмила Каня һәм Казан Федераль университетының Чаллы филиалы укытучысы Андрей Швеев киләчәк.

7 апрельдә шәһәр мәдәният йортында “Осталар” түгәрәге ел әйләнәсенә иҗат иткән кул эшләрен күргәзмәгә куйды. Чараның максаты – балаларда танып белү һәм үзләренә ышаныч тәрбияләү. Шулай ук аларда иҗат мөмкинлекләрен дә ачу мөһим чара булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International