Зәйдә балаларны кечкенәдән татар теленә өйрәтүгә әти-әниләрне дә җәлеп итәләр

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Зәйнең “Уймак кыз” балалар бакчасында “Кыңгарау чәчәк” өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар белән “Әти-әниләр, карагыз нәрсә өйрәнә балагыз” дип исемләнгән үзенчәлекле кичә үткәрелде. Анда тәрбиячеләр И. Дубинина, В. Попкова татар теле белгече А. Ханнанова белән берлектә әти-әниләргә гаиләдә ничек баланы татар телендә сөйләшергә өйрәтү серләренә төшендерделәр, бакчада өйрәнгәннәрне көндәлек аралашуда куллану мөһимлеген ассызыкладылар. Бигрәк тә ата-аналар ике төрле милләттән булган гаиләләрдә татар телен өйрәнүгә игътибарлырак булу соралды. Үзара фикер алышуларда әти-әниләрнең нинди кыенлыклар алдында калулары да ачыкланды, тәрбияче-педагоглар гаиләләргә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр. Очрашу ахырында балалар татар телендә “Куян, төлке һәм әтәч” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Рус телле балаларның да татарча яхшы сөйләшүен күреп, әти-әниләр дә куанды. Люция Зәйнуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International