Зәй район башлыгы Разиф Кәримов үзәк дәваханәдә еш булып, коллективның “сулышы”, район медицинасын нәрсә борчыганын яхшы белә. Бүген чираттагы шундый очрашу барышында да район башкарма комитеты җитәкчеләре белән берлектә ул дәваханә шәһәрчеге переспективаларын барлау, финанс һәм материаль база торышы белән яхшылап танышуга игътибар бирде. Баш табиб Рим Әмиров дәваханә шәһәрчеге буйлап күрсәтеп йөреп һәр цифр, һәр фактка аерым тукталды. Мондый фикер алышуларның кабинетлардан торып эшләүгә карый отышлырак булуы инде районда дәлилләнде, алга таба да проблемаларны, хәл итәсе мәсьәләләрне урыннарга чыгып өйрәнү катгый куела. Энҗе Әгъләмова