Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә чыгып, күчмә чаралар оештыра. Чираттагы һөнәри ориентлашу буенча “Һөнәрләр илендә” дип аталган чара “Күкчәчәк” балалар бакчасында узды. Балалар мәшгульлек үзәге эшчәнлеге һәм архитектор һөнәре белән таныштылар, шулай ук истәлеккә сувенирлар да алдылар.