6 апрель көнне Зәйдә “Кадерлебез безнең, ветеран” – дигән акция башланды. Ул республикада үтә торган чараларның берсе булып тора һәм Зәйдә яшәгән, ләкин теге яки бу сәбәпләр аркасында чит җирләрдә яшәп яталар, ләкин җылы каршка һәм игътибарга лаек алар. Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Бертман һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Эльмира Хузина Сарман районы Җзлил поселогында булып анда яшәп гомер итүче сугыш ветераны Полина Кузьмовна Савельеваны һәм Татьяна Яковлевна Викторовнаны, Мөслим картлар йортында яшәүче Зоя Никитична Бәшированы барып күрделәр. Район башлыгы исеменнән аларга җылы теләкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.