6 апрель көнне “Энергетик” мәдәният сараенда елда үткәрелеп килә торган олы яшьтәге сәхнә осталары арасында район фестивале үткәрелде. Фетивальдә сугыш һәм хезмәт ветераннары, районыбызның лаеклы ялга чыккан хөрмәтле шәхесләре чыгыш ясады. Жюри әгъзалары 26 концерт номерыннан иң уңышлыларын сайлап алдылар. Фестивальдә төрле жанрда чыгышлар булды: хор, ялгыз җыр, бию,шигырь сөйләү, төрле инструментларда уйнау кебек сәнгать төрләре тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Җиңүчеләр оештыру комитетының дипломнары белән бүләкләнделәр.