31 март көнне Айрат Хәйруллин Алексеевск үзәк Мәдәният йортында район халкы белән очрашу үткәрде. Айрат Хәйруллин - дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ул - алты агрохолдингка нигез салган кеше, аның авыл хуҗалыгы өлкәсендә гаять зур тәҗрибәсе бар һәм килеп туган проблемалар хакында бик яхшы хәбәрдар.
5 апрель көнне, Мирный бистәсенең “Хатын-кыз бәхете” клубында йөрүчеләр гадәти булмаган чарада катнаштылар. Алар анда россия фильмнарын музыкасыннан танып белделәр. Күп кенә кинолар әлбәттә таныш, ләкин күбесе онытылып та өлгергән инде.
Үз эшләрен яңа башлап җибәрүче эшмәкәрләр өчен яңа уку проекты тәкъдим ителә. Аны “Google” һәм “Россия саклык кассасы” компанияләре презентацияли. Ул «Бизнес класс» дип атала.
Һәр кешенең үз язмышы. Сугыш урыннарын яфраклар каплады, чигәләрне көмеш басты, ләкин сугыш ветераннары ул вакытларның газабын тирән күңелләрдә саклауын дәвам итә.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге кабул итү комиссиясе язгы кыр эшләренә әзерлекне “Восток” һәм “Зәй шикәре” агрофирмаларында дәвам итә.
Гаиләгә тугрылык, мәхәббәт, хөрмәт һәм гаилә традицияләрен түкми-чәчми алып дәвам итү йөзеннән район мәдәният йорты хезмәткәрләре гаилә бәйрәме оештырдылар. Ул “Кайнана коймагы” дип аталды.
4 апрель көнне Мирный бистәсе мәктәбендә “Яшь сайлаучылар көне” уңаеннан шәһәр Советы депутаты Валерий Шалафаев һәм җирле территориаль үзидарә җитәкчесе Мария Гарәпшинаның яшь сайлаучылар белән очрашуы үтте.
Зәй политехник колледжының ресурс үзәгенә Американың электр челтәре тармагында югары квалификацияне белгечләр әзерләүче SLTC компаниясе белем үзәге җитәкчеләре килде. Алар республиканың “Челтәр компаниясе” җәмгыятенә кергән оешма җитәкчеләренә, әйдәп баручы белгечләргә, ресурс үзәге педагоглары, студентларга үзләренең укыту методикасын презентацияләде.
Бүген район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм район Советы аппарат җитәкчесе Наталия Шакирова җитәкчелегендәге район делегациясе Сарманда җирле үзидарәләр мәсьәләсе буенча республика муниципаль берәмлекләре Советы оештырган республика киңәшмәсендә катнаша.
1-2 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә Данил Галиев истәлегенә татар көрәше буенча XXIII ачык республика турниры үтте. Анда безнең көрәшчеләр үзләренең көчле команда икәнен тагын бер тапкыр исбатдылар. 300 көрәшче арасында алар беренче урынны алдылар.