График буенча, тиешле таләпләрне үтәп

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов бүген тимер юл аша төзелүче күпердә киңәшмә үткәрде. Төзелеш урынында атна саен үткәрелүче киңәшмәне чираттагысы дип кенә карау дөрес булмас, чөнки төзелеш ритмы атналап кына түгел, көнләп, сәгатьләп яңа бурычлар куя, киңәшмәдә башкарылган эшләргә йомгак ясала, яңа планнар билгеләнә. Бүгенгесендә дә кичектергесез эшләр барланды, аларны хәл итү юллары ачыкланды. Күпер төзү эше графиктан аз гына да тайпылмыйча, тиешле таләпләрне үтәп башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International