Бүген Зәйдә республика агропромкомплексына Инновацион технологияләр кертү буенча зур семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эре оешма җитәкчеләре, инвесторлар катнашты. Семинар урып-җыю эшләре баручы кырларны күзәтү, бәяләүгә, шикәр чөгендере, кукуруз, терлек азыгы үстерелүче кырларда кулланылучы алдынгы технологияләр, җир эшкәртү үзенчәлекләрен Зәй үрнәгендә өйрәнүгә багышланды.
12 нче июльдә Баграж авылы җирлегенең Кашка-Тау үзәнендә “Питрау" бәйрәме үтте. Бәйрәмне район башлыгы Р.Г.Кәримов ачты. Анда “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры И.Ш.Фәрдиев,Мамадыш районы башлыгы А.П.Иванов, “Агросила Групп”ЯАҖ генераль директоры Ф.Г.Гәҗетдинов